2026 елның 11 мартында Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Кәримов Марат Габделхәй улы катнашында Балтач районының АСК предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше белән танышу булды. Авыл хуҗалыгы техникасының югары сыйфатлы әзерләнүе билгеләп үтелде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.