Татарстанның Саба муниципаль районында уртак күчмә чара

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

2026 елның 11 мартында Саба муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Н.Н. Герасимов һәм Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе буенча консультант Р.Р.Харисов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы Х.Х. Нәзиров Саба районы АСК предприятиеләрендә техниканы ремонтлау барышы һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше белән таныштылар. Әлеге чараның максаты 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү иде. Авыл хуҗалыгы техникасының югары сыйфатлы әзерләнүе билгеләп үтелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International