Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары тарафыннан Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча 2026 елның 11 мартында профилактик чара үткәрелде.
Әлеге чара барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның техник торышына һәм техник карау талоны булуга аерым игътибар бирелде. Рейд барышында 13 берәмлек техника тикшерелде, административ хокук бозу турында 3 карар чыгарылды.
Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.