Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә имтиханнар булып узды

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

2026 елның 11 мартында «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ДАҺБУ В,С,D,F категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алу өчен квалификация имтиханнары узды.

Имтиханга 17 студент кертелде, аларның 3се канәгатьләнерлек булмаган билгеләр алды һәм 7 көннән имтиханнарны кабат тапшырачак. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International