«Татавтодор» АҖ филиалында куркынычсызлык буенча дәресләр

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Яз үз хокукларына керә һәм тиздән юл-төзелеш эшләре сезоны башлана. Юл төзүчеләр юллардагы эшләрне башкарганда куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди карарга тырышканнар.

         Агымдагы елның 11 мартында «Татавтодор» АҖ Арча филиалының Әтнә кишәрлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге  җитәкчесе Сабиров Р.К. һәм ЮХИДИ вәкиле Мохтәзиров Р.Р. катнашында техниканы имин эксплуатацияләү буенча семинар-укулар узды.

Уку барышында юл-төзелеш эшләрен башкарганда һәм гомуми файдаланудагы юлларда машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү проблемалары күтәрелде. Чара ахырында катнашучылар кызыксындырган актуаль сорауларга җаваплар алдылар.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International