2026 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үзйөрешле техниканы кулланганда хокук бозуларны булдырмау буенча уртак профилактик чара уздырылды. Барлыгы 23 берәмлек техника тикшерелде. Чара барышында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде.
3 берәмлек үзйөрешле техникада хокук бозулар ачыкланды һәм аларга карата административ беркетмәләр төзелде.
Шулай ук куркынычсызлык таләпләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең башка аспектлары да тикшерелде. Эш куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру һәм норматив таләпләрне үтәү максатыннан дәвам итәчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.