«Татавтодор» ААҖ Кукмара филиалы базасында укыту семинары узды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

«Татавтодор» АҖ Кукмара филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы А.Х.Вәлиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Ф.К.Фәхретдинов катнашында дәрес уздырылды.

Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International