Агымдагы елның алтынчы мартында «Татавтодор» АҖ Буа филиалында автомобиль юллары хуҗалыгы хезмәткәрләренең ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды.
Ел саен, юл төзүчеләрнең автотранспорт паркына техник тикшерү уздырыр һәм Буа районы юлларында төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан, филиал җитәкчелеге әлеге хезмәтләр вәкилләре белән очрашу оештыра. Әлеге киңәшмәнең максаты – юллардагы бәхетсезлек очракларына юл куймау. Бу тема "Таттехконтроль" АҖ Буа шәһәрендәге филиалы директоры Җамалетдинов А.М. һәм районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов чыгышларында яңгырады.
ЮХИДИ район бүлекчәсе башлыгы урынбасары Рамил Гафуров юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы гамәлдәге законнардагы яңа үзгәрешләр һәм таләпләр белән таныштырды. Шулай ук күзәтчелек һәм контроль хезмәтләренең барлык вәкилләре үз профильләре бурычларына җентекләп тукталдылар һәм җыелган вәкилләрнең сорауларына тулы җаваплар бирделәр.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.