«ТАТАВТОДОР» АҖ ТР Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәресләр узды

2026 елның 6 марты, җомга

2026 елның 6 мартында «ТАТАВТОДОР» АҖ Балык Бистәсе муниципаль районындагы филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналары машинистларының һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен үткәрелә торган дәресләр узды. Дәресләр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге башлыгы Гыймаев Л.К. һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Шиһапов И.З. белән берлектә үткәрелде.

Укулар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләре, тракторларны, юл-төзелеш машиналарын һәм аларның тагылмаларын техник карау һәм тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру тәртибе мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле машиналарны һәм махсус техниканы эксплуатацияләгәндә аварияләрне булдырмау максатларында Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерделәр.

Дәресләрдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International