Татарстанның Саба муниципаль районында техник карау узды

2026 елның 6 марты, җомга

Төзек булмаган техникадан файдалануга юл куймау максатыннан, агымдагы елның 6 мартында «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ 2026 елга техниканы техник карау үткәрелде.

Чара барышында техник өлеш буенча тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы тикшерелде. Эксплуатантларның теркәү документлары һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО булу-булмавы тикшерелде.

Техник карау өчен тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 92 берәмлек техника тәкъдим ителде һәм аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

Чарада катнашучылар белән юл хәрәкәте, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International