Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә ЮХИДИ белән уртак профилактик чаралар

2026 елның 6 марты, җомга

2026 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча территориаль бүлеге инспекторлары һәм Чаллы шәһәре дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак чара уздырылды.

Хезмәткәрләр техниканың тышкы кыяфәтенә һәм техник торышына, дәүләт теркәү билгесе, техник карау узу турында таныклык, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария хәлендәге тукталыш билгесе булуга аерым игътибар бирелде.  Шулай ук машина йөртүчеләрнең техникага теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы да тикшерелде.

Әлеге чара барышында 17 берәмлек техника тикшерелде, РФ КоАП 9.3 ст. буенча 3 карар чыгарылды.

 

Фәнис Шәйхразыев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International