2026 елның 01 гыйнварындагы 34/26/62 номерлы экипажсыз махсус техниканы арендалау шартнамәсе нигезендә «Арендатор» - Татарстан Республикасының "Татагролизинг" дәүләт унитар предприятиесе «ДАНАДИС» ҖЧҖ агымдагы елның 6 мартында техник карау өчен 3 берәмлек арендага бирелүче махсус техникасын тәкъдим итте. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган төеннәр һәм механизмнар: тормоз системасы, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү өлеше, махсус яктылык приборларының төзеклеге (ялтыравыклы маяклар) һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителүе дә тикшерелде.
Механизаторларның тиешле категорияле таныклыклары, шулай ук беркетелгән махсус техника белән эшләүгә рөхсәтләре бар.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Анда махсус техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. 3 берәмлек техника техник карауны уңышлы үтте.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.