2026 елның 5 мартында «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР ПРОГРЕСС» ҖЧҖ «AI,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханны тапшыруга 24 курсант кертелгән иде. Алардан «AI,В,С,Д, Е» категорияле автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 17 кеше теоретик өлешне уңышлы узды, 17 укучы практик өлешне нәтиҗәле тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Курсантлар белән үзйөрешле машинаны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә үткәрелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.