2026 елның 6 мартында «Татавтодор» АҖ базасында Кайбыч участогының Апас филиалы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән ел саен уздырыла торган дәрес үткәрелде. Юллар торышының тәңгәллеген тәэмин итү бурычы автомобиль юлларын карап тотуны гамәлгә ашыручы затларга йөкләнә.
Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк. Техник торышына, кызгылт сары төстәге ялтыравык маякларның, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.
Дәрес барышында транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләргә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә анализ ясалды. Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.