2026 елның 5 мартында Арча филиалы «Татавтодор» АҖ базасында ДАИ һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре катнашында уку семинары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Касимов Г.Г. тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү, үзйөрешле техниканы теркәү тәртибе турындагы нотык белән чыгыш ясады, катнашучыларны үзйөрешле техниканы сыйфатлы тикшерү таләпләре белән таныштырды, Татарстан Республикасында 2025 елдагы юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча җентекле анализ ясады. Шулай ук машина йөртүчеләрне һәм техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.