2026 елның 4 мартында «Гарант» УКК ҖЧҖ ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре буенча дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, Ютазы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инженер-инспекторы Н.Н.Рәкыйпов катнашында, РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карары нигезендә, «АI,AII,AIII,В,C,D,Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханнарга барлыгы 32 кеше гариза биргән иде, шул исәптән 2 кеше «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесеннән «D» категориясенә, 10 кеше белемнәрен тикшерергә килмәде.
Имтиханнар «Гостехнадзор Экзамен» автоматлаштырылган системасында кабул ителде. 8 кеше теоретик имтиханны тапшыра алмады.
Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга имтихан урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «МАКС»тагы яңалыклар каналына язылырга тәкъдим ителде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.