«Аккиреево» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында техник карау уздыру графигы нигезендә, төзек булмаган техникадан файдалануга юл куймау максатыннан, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны аларның техник торышына карата тикшерү үткәрелә.

Тикшерүләр үткәргәндә машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, техник торышына, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителешенә, таныклыкларына аерым игътибар бирелде.

Техник карау өчен тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 22 берәмлек техника тәкъдим ителде һәм аларга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

 

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International