2026 елның 4 мартында, расланган график нигезендә, «НК Геология» ҖЧҖ кар машиналарына һәм сазлык машиналарына еллык техник тикшерү уздырылды. Бу техника нефть скважиналарын әйләнеп чыкканда һәм аларга хезмәт күрсәткәндә нефть чыгару мастерлары һәм операторлары өчен юлсыз кышкы кырыс шартларда алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Карау өчен барлыгы 6 бер. техника тәкъдим ителде.
Техник тикшерү башланыр алдыннан юл-транспорт һәлакәтләре һәм югарыда күрсәтелгән техника төрләре катнашында фаҗигагә китергән очраклар турында җентекле мәгълүмат җиткерелде.
Алга таба машиналарның техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, машина йөртүчеләрнең тиешле «А1» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына таныклыклары, беренче ярдәм күрсәтү аптечкаларының булу-булмавы тикшерелде.
Барлык техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.