Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында профилактик чаралар

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә Азнакай муниципаль районында үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрелә. Агымдагы елның 3 мартындагы чара үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүне тикшереп тору эшенең актуаль булып калуын күрсәтте, чөнки бозулар элеккечә теркәлә.

Әлеге чара барышында 5 берәмлек транспорт чарасы тикшерелде, 1 административ хокук бозу ачыкланды.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International