Атналык киңәшмәдә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге эшенә йомгак ясалды

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

2026 елның 2 мартында Баулы районы башлыгы И.И.Гозәеров катнашында район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары алдында атналык аппарат киңәшмәсендәБаулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Р.М.Мөхәммәтҗанов бүлекнең 2025 елдагы эшенә йомгак ясады, соңгы 3 айда районның эре предприятиеләре тарафыннан техник карау узу буенча үзгәрешләр һәм үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, үзйөрешле машиналары булган барлык оешмалар теркәүне һәм техник карауны вакытында үткәрергә, техниканы теркәмичә һәм ел саен техник карау уздырмыйча файдалануга юл куймаска, барлык рөхсәт документлары белән төзек техникада гына линиягә чыгарга тиеш.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International