Техниканы карау – мөһим эш

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Узган ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге, барлык милек рәвешләрендәге үзйөрешле машиналар ияләренең гаризалары буенча, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны теркәү һәм техник тикшерү уздыру, шулай ук исәптән төшерү өчен номер агрегатларының исәп-хисап мәгълүматларына туры килү-килмәвен карап чыкты. Мондый гамәлләр 42 берәмлек техника өчен башкарылды. Шулардан 20 берәмлек теркәлде һәм аларга техник тикшерү уздырылды, 22 берәмлек исәптән төшерелде.

Техника хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатацияләү һәм ел саен техник тикшерүне вакытында үткәрү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International