«ТР ДОСААФ» Алексеевск муниципаль районы филиалында имтихан кабул ителде

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

2026 елның 2 мартында«ТР ДОСААФ» Алексеевск муниципаль районы филиалында «AI» категорияле мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.  Имтихан җиһазландырылган кабинетта (теоретик өлеш) һәм «Буран» кар машинасында (практик өлеш) махсус мәйданчыкта үткәрелде. Гариза биргән 5 кандидатның барысы да имтиханны уңышлы үтте, бу югары әзерлек турында сөйли.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International