Үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторлары тарафыннан 2026 елның 27 февралендә профилактика чарасы үткәрелде, аның барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, дәүләт теркәү тамгалары, медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде.
Барлыгы 17 берәмлек техника тикшерелде, административ хокук бозу турында 6 карар чыгарылды.
Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.