2026 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы Д.М. Арсланов һәм Әлмәт муниципаль районы ңәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак чара үткәрделәр.
Әлеге чара барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде.
Дамир Арсланов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.