ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегендә, урынга чыгып, гражданнар кабул ителде

2026 елның 27 феврале, җомга

Бүген, 2026 елның 27 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек  идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте. Барлыгы 9 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, техник карау уздыру, шулай ук үзйөрешле машиналарны теркәү тәртибе мәсьәләләре каралды. Куелган барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде. Әңгәмә барышында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга өстәмә рәвештә үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.  

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International