2026 елның 26 февралендә «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР ПРОГРЕСС» ҖЧҖ «AI,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханны тапшыруга 9 курсант кертелгән иде. Алардан «AI,В,С,Д» категорияле автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 6 кеше теоретик өлешне уңышлы узды, 6 укучы практик өлешне нәтиҗәле тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Курсантлар белән машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы, «аек йөртүче» кагыйдәләрен үтәү һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозганда нинди нәтиҗәләр булуы турында әңгәмә үткәрелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.