Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Расланган график нигезендә, 2026 нчы елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы  бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрде.

Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, шулай ук тракторчы-машинист таныклыгын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мөрәҗәгать иткән затларның барысы да өстәмә рәвештә салым бурычы булу-булмавына тикшерелде. Килүчеләргә салымнарны вакытында түләүнең мөһимлеген аңлаттылар һәм аларның салым йөкләмәләренең агымдагы торышы турында мәгълүмат бирделәр. Гражданнарга салымнарны вакытында түләү һәркемнең бурычы булып тора һәм дәүләтебезнең социаль инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә, дип искәрттеләр.

Гражданнарга өстәмә рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү мөмкинлеге турында да хәбәр иттеләр.

 

Дмитрий Сибгатуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International