2026 елның 25 февралендә Спас муниципаль районында Идел елгасы акваториясендә ЮХИДИ белән берлектә кар машиналарын эксплуатацияләүне тикшерү буенча профилактик чара узды. Әлеге чара барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, 1 берәмлеге бозып файдаланыла иде, нәтиҗәдә әлеге техниканы йөртүчегә административ беркетмә төзелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.