Аксубай муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе һәм ел саен техник тикшерүне вакытында уздыру белән танышу максатыннан, бу атна дәвамында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Б.А.Соломонов белән берлектә 6 хуҗалыкта булу планлаштырыла.
«Волга-Селект» ҖЧҖ урынга чыгып каралды. Бүгенге көнгә хуҗалыкта 57 бер. техника теркәлгән, культиваторларны һәм тырмаларны, чәчкечләрне һәм башка тагылма җайланмаларны ремонтлау төгәлләнгән. Авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт-тергезелеш эшләре нигездә тәмамланган. Бүгенге көнгә тракторларны һәм тагылмаларны әзерләү эшләре бар куәткә оештырылган. Ремонт эшләре белән мәшгуль механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрелде, таныклыкларны алмаштыру һәм эшче квалификацияләрен бирү мәсьәләләре каралды.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.