«Профессионалъ» ҖЧҖ оешмасында имтихан

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

2026 елның 25 февралендә AI,AII,В,С,D,Е категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы Гатауллин А.З. һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы Нәфыйков Р.К. составында комиссия тарафыннан кабул ителде. Исемлек буенча барлыгы 52 кеше булырга тиеш иде, шуларның җидесе килмәде. Теоретик имтиханны ике кеше, практик өлешне өч кеше тапшырмады.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган башка затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

 

Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International