Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җитәкчеләре белән киңәшмә

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Агымдагы елның 21 февралендә Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Р. Рамазанов җитәкчелегендә агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсе каралды. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка төр үзйөрешле техниканы ремонтлау – әзерләү эшләрен алдан төгәлләргә тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Касыймов Г.Г. катнашучыларны үзйөрешле техниканы сыйфатлы техник тикшерү таләпләре белән таныштырды, 2025 елда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләренә һәм бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясады. Шулай ук техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән дә таныштырды. 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International