Татарстанның Зеленодольск муниципаль районында күчмә контроль-күзәтчелек чарасы

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

2026 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлекләре һәм башка күзәтчелек органнары тарафыннан Зөя утравына бергәләп бару оештырылды. Әлеге сәфәр Зөя утрау-шәһәрчеге җитәкчелеге мөрәҗәгате нигезендә, «Зөя утрау-шәһәрчеге»ндә ел саен уздырыла торган «Свияжская масленица» май чабу халык бәйрәмен уздыру чорында контроль-күзәтчелек чараларын уздыру белән бәйле рәвештә оештырылган иде.

Утрау янында булган барлык кар чаналары тикшерелде. 

Зөя авылы территориясендә дә патрульлек иттеләр. Торак пунктта кар машиналарының тәртипсез хәрәкәте күзәтелмәде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International