Агросәнәгать комплексында кадрлар җитмәү проблемасы элеккечә кискен булып кала. Аны хәл итү кысаларында Әтнә муниципаль районының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз хезмәткәрләрен, уку өчен хуҗалык хисабына түләп, механизаторларның түләүле курсларына җибәрәләр.
Бу елның 20-21 февралендә Габдулла Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында коммерция төркемендә «В», «С», «D» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Исемлеккә кертелгән 17 кешенең 8е, беренче омтылыштан ук, теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырып, тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтиханнар җиде көн узгач билгеләнәчәк.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.