Агымдагы елның 20 февралендә «КАМАтранссервис» уку-укыту үзәгендә AI,В,С,D,Е категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Исемлек буенча барлыгы 34 кеше белдерелгән иде, шуларның өчесе килмәде. Барлык студентлар да теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырды, алар якын арада тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илнар Рафаэль улы Мөбарәкҗанов машиналарның техник торышын даими тикшерүнең мөһимлеген һәм вакытында техник хезмәт күрсәтү уздыруның кирәклеген ассызыклады. Ул кыйммәтле техниканың сакланышы да, кешеләрнең тормышы да машина йөртүчеләрнең игътибарлылыгына һәм профессиональлегенә да бәйле булуы турында искәртте.