Кичә, 2026 елның 17 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләренең тармак ведомствосы белән мөһим эшлекле очрашуы булды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов үзенең урынбасары Рәдис Кадыйров белән бергә Мәскәүгә эш визиты белән килделәр.
Сәфәр барышында Татарстан делегациясе техник сәясәт һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Олег Феликсович Чупров белән очрашты. Яклар дәүләт техник күзәтчелеге өлкәсендәге актуаль проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр.
Татарстан Республикасы вәкилләре дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтен камилләштерү буенча ведомство эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Мондый тәҗрибә алмашу бердәм техник сәясәт төзергә мөмкинлек бирә һәм бөтен ил масштабында дәүләт техник күзәтчелеге системасын үстерүгә ярдәм итә.