Татарстанның Актаныш муниципаль районы предприятиеләрендә техник караулар уза

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Ел саен техник тикшерү уздыруга гариза буенча, Актаныш районы территориясендә урнашкан «МНКТ» ҖЧҖендә 5 берәмлек  техникага техник тикшерү уздырылды. Барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар таләпләр буенча әзерләнгән һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

2026 нчы елның 17 нче февралендә Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары белән куркынычсызлык дәресе оештырылды. Мотор чараларын имин эксплуатацияләү буенча төп таләпләр җиткерелде. Балалар катнашында бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды. Кызыксындырган сорауларга укучылар конкрет җаваплар алдылар.

Шулай ук район территориясендә административ хокук бозуларны булдырмау буенча да эш дәвам итә.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International