Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлекчәсе башлыгы И.Н. Зиннәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.Х. Кәримуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге башлыгы И.Р. Баев, шулай ук Теләче муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта Теләче районы ЮХИДИ идарәсенең 2026 елның беренче айларында юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм шартларын бетерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге йомгаклары һәм беренче чираттагы чаралары турында мәсьәләләр каралды, 2026 елның беренче айларында Татарстан Республикасы буенча булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде. Шулай ук үзйөрешле машиналарга ел саен техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды. Урыннарда шәхси затлардагы техник чараларга техник карау уздыруга аерым игътибар бирелде. Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә – юл хәрәкәтенең гамәлдәге кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләгәндә – куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.