Татарстанның Ютазы районы Урыссу интернат-мәктәбендә куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 13 феврале, җомга

«Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә агымдагы елның 13 февралендә яшьләр арасында кар машиналары ярдәмендә җәрәхәтләнү очракларын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чара үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Н.Н.Рәкыйпов 8-9 сыйныф укучыларын кар машиналарын имин куллану кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштырды. Техникадан имин файдалану чаралары, тыюлар һәм чикләүләр, саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы, теге яки бу хокук бозулар булган очракта җәза чаралары, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышынды, шулай ук Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары белән идарә иткәндә булган хәлләр статистикасы китерелде.

Аннары әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.   

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International