Казан автотранспорт техникумы студентларыннан имтихан

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең башкала бүлегендә Казан автотранспорт техникумының икенче курста укучы 9 студентыннан «С» категориясе буенча үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен имтихан кабул ителде.

Имтиханның теоретик өлеше Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең компьютер бүлмәсендә, практик өлеше мәгариф оешмасы полигонында узды.

Дәгъвачылар яшь булуга карамастан (барысына да 17 яшь), алар барысы да сынауларны уңышлы узды.

 

Айдар Вәлиев – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International