«Сетевая Компания» АҖнең «Приволжские сети» филиалында техника тикшерелде

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Электр челтәрләре илнең энергетика системасының мөһим өлеше булып тора. Бөтен нормаль тормыш һәм икътисад аларның өзлексез эшләвенә бәйле.

Төрле типтагы үзйөрешле машиналар энергетика предприятиеләре тарафыннан төзелеш-монтаж һәм авария-торгызу эшләрендә, челтәрләргә хезмәт күрсәтүдә киң кулланыла. Үзйөрешле машиналарның төзеклеге һәм дөрес эксплуатацияләнүе — бу өлкәдә вакытында һәм сыйфатлы эшләү нигезе, шуңа күрә энергетиклар бу мәсьәләләргә зур игътибар бирәләр.

2026 елның 12 февралендә «Сетевая Компания» АҖ «Приволжские сети» филиалында РЭС Әтнә участогында файдаланыла торган үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. Техника яхшы әзерләнгән иде һәм барлык машиналарга да техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International