Кар машинасы драйв, тизлек хисе бирә һәм күп кенә яңа кешеләр аның куркыныч булуын оныталар. Шул ук вакытта әйләнә-тирәдәгеләр өчен генә түгел, машина йөртүченең үзе өчен дә. Шул максатларда Зеленодольск шәһәренең 5 нче гимназиясендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Снегоход» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Кар машинасы юлсыз урыннардан йөри торган мотовездеходларга керә һәм мондый техника белән 16 яшькә җиткән, әлеге категориягә укыган һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү буенча теоретик имтиханнарны, шулай ук машина йөртү буенча практик имтиханны уңышлы тапшырган «АІ» категориясе белән идарә итү хокукына таныклык булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Таныклык булудан тыш, үзең белән кар машинасын теркәү турында таныклык һәм техник тикшерү узу турында да таныклык булырга тиеш.
Укучылар шулай ук теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары белән таныштылар һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.