«ДОСААФ» Мөслим филиалында АІ, С, D категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

«ДОСААФ» Мөслим бүлеге базасында «АІ», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар узды. Уку йортының махсус җиһазландырылган трактодромында имтиханның практик өлеше үткәрелде.  Имтихан тапшыруга заявка биргән 8 укучының 5се сынауда катнашты.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International