ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ТЕХНИК КҮЗӘТЧЕЛЕК ИДАРӘСЕ РЕСПУБЛИКА ХАЛКЫН ҺӘМ КУНАКЛАРЫН КҮҢЕЛ АЧУ ӨЧЕН БАРЫ ТИК ТЕРКӘЛГӘН КЫШКЫ ТАУЛАРДАН ГЫНА ФАЙДАЛАНЫРГА ЧАКЫРА

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Бәйрәм көннәре алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре барлык гражданнарны дәүләт техника күзәтчелеге органнарында теркәлгән, тикшерелгән тауларны гына сайларга чакыра.

Агымдагы кышкы сезонда республикада тиешле тикшерүләрне узган һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт алган 11 кышкы тау рәсми рәвештә теркәлгән.

 

Казан шәһәре:

 

  1. «КМПО» АҖ, Дементьев ур., 1 й.
  2. «КМПО» АҖ, Дементьев ур., 1 й.
  3. «Ливадия» шифаханәсе, Себер тракты ур., 43 й.
  4. «ТУЛПАР» балалар паркы, Патрис Лумумба ур., 47а
  5. «Сосновая Роща» паркы, Ямашев пр., 1 й.
  6. «Сосновая Роща» паркы, Ямашев пр., 1 й.
  7. «Әкият театры» мәйданы, Петербург ур., 57 й.

 

            Алабуга шәһәре:

 

  1. «Белая Дача» ял базасы, Алабуга районы, Садовый тыкрыгы, 2Б й. 

 

Чистай шәһәре:

  1. «Скарятин бакчасы» паркы, К. Маркс ур., 59П
  2. «Скарятин бакчасы» паркы, К. Маркс ур., 59П

 

Иннополис шәһәре:

 

  1. Ярминкә мәйданы, Парк ур.

 

Яңа ел бәйрәмнәре чорында гражданнарның иминлеге – өстенлекле бурыч. Теркәлгән аттракционнар техник куркынычсызлыкның барлык таләпләренә җавап бирә һәм белгечләрнең даими контролендә тора.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Кагыйдәләрне үтәгез һәм кышкы ялдан ләззәт алыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International