Бүген, 2025 елның 18 ноябрендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Шамил улы Борһанов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Әйбәтов Рамил Тәлгать улы һәм Чирмешән районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Назыйров Радик Равил улы белән берлектә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфага Мордвинов Алексей Михайлович билгеләнде.