2025 елның 12 мартында еллык техник карау графигы нигезендә «Таттелеком» ГАҖнең Арча филиалында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Карау өчен барлыгы 10 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, барлык техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.
Техник күзәтүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр аңлатылды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.