«ТАТАВТОДОР» АҖнең Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәресләр узды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

2025 елның 11 мартында «ТАТАВТОДОР» АҖнең Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды. Дәресләр ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе районы бүлеге башлыгы Л.К.Гыймаев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.З.Шиһапов белән берлектә узды.

Укытулар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре, тракторларга һәм юл-төзелеш машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздыру мәсьәләләре һәм тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алмаштыру кагыйдәләре каралды. Үзйөрешле машиналарны, махсус техниканы эксплуатацияләгәндә аварияләрне булдырмау максатында Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерделәр.

Дәресләрдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International