Расланган график нигезендә «Красный Восток Агро» АҖнең Зеленодольск филиалы базасында чираттагы техник карау узды. Беренче этапта теркәлгән 94 техника арасыннан 58 трактор һәм тагылма техник карау өчен тәкъдим ителде.
Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 49 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ачыкланган бозулар буенча 9 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде.
Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында да дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.