Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы бүлеге агымдагы елның 10 мартында "РОКВУЛ-ВОЛГА" ҖЧҖ һәм "САРИЯ БИО-ИНДАСТРИС ВОЛГА" ҖЧҖ оешмаларында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырды.
Техник карау өчен "САРИЯ БИО-ИНДАСТРИС ВОЛГА" ҖЧҖ барлыгы 13 берәмлек үзйөрешле техника һәм "РОКВУЛ-ВОЛГА" ҖЧҖ 5 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде.
Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.