«Родина» колхозында техник карау уздырылды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

2025 елның 10 мартында Алексеевск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге «Родина» колхозында ел саен уздырылырга тиешле техник карау уздырды. Тикшерүгә 13 берәмлек техника күрсәтелде.

Тикшерү барышында техниканы теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына таныклыклар булуы, шулай ук аптечкалар, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде.  Узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча тулы мәгълүмат җиткерелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау уздыру турында таныклыклар бирелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International