Районда язгы чәчүгә әзерлек тулы куәтенә бара. Хуҗалыклар техниканы ремонтлыйлар, минераль ашламалар, ягулык сатып алалар, орлык материалы белән эш алып баралар. Бары тик тулысынча әзерләнгән машиналар гына куелган бурычларны вакытында үти ала. Аларны эксплуатацияләү предприятие эшенең тизлегенә һәм нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белән берлектә, район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеген тикшерделәр.
Карау барышында техниканың кыр эшләренә әзерлеге бәяләнде. Техниканы әзерләүнең сыйфаты бөтен чәчү кампаниясе уңышының төп өлеше булып тора.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.